Чүп турында да фикерләр күп
Республика түрәләренең керемнәрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тикшерәчәк. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте. Билгеле булганча, 1 апрельдә дәүләт хезмәткәрләренең бер төркеме өчен декларация тапшыру чоры төгәлләнә. Хөкүмәт йортында узган брифингта акча гына түгел, чүп мәсьәләсен дә кабат кузгаттылар.